2019 елның 13нче ноябреннән 15нче ноябренә кадәр "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасының "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, ведомство карамагындагы оешмаларның хезмәткәрләре өчен "CDO – ChiefDataOfficer –мәгълүматларга нигезләнгән идарә" өстәмә белем бирү программасы буенча укулар оештырылды. Уку тәмамлангач, дипломнар бирелде.