Актаныш районының авыл хуҗалыгы җитештерү хуҗалыкларында үзара тикшерү характерындагы киңәшмәләр башланды. Шул ук вакытта машина-трактор паркларының торышына, авыл хуҗалыгы машиналарының ремонт циклын оештыруга аерым игътибар бирелә.
Мондый киңәшмәләр соңгы атнада "Ташкын" ҖЧҖ һәм "Алга" ҖЧҖ хуҗалыкларында булды. Озак саклауга кую эшләренең үз вакытында башкарылуы турында билгеләп үтелде. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны оештыруга бәйле бурычлар аңлатылды. Механизаторларга уңайлы хезмәт шартлары тудыруда район буенча уртак таләпләр куелды.
И.М. Хәкимов – Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе.