2019 елның 12нче ноябрендә "Аспект" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесендә һәм "Перспектива-Казан" ҖЧҖ автомәктәбе базасында үзйөрешле техника белән идарә итү хокукы буенча "А1" категорияле тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алу өчен дәүләт имтиханнары узды, сынауга 21 кеше кертелде. Сынауның теория өлешен тапшырып, имтиханның гамәли өлешенә 16 кеше кертелде һәм әлеге сынау өлешен барлык студентлар да уңышлы тапшырды.
М.Р.Әхмәтҗанов – бүлек башлыгы, баш дәүләт инженер-инспекторы.