2019 елның 11нче һәм 12 нче ноябрь көннәрендә Министрлар Советы – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1993 елның 13 декабрендәге 1291 нче номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торшына дәүләт күзәтчелеге турындагы нигезләмәнең 5 пунктының 10 нчы абзацы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 26 декабрендәге 1064 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе турындагы нигезләмәнең 4.1 пунктының 11 абзацы нигезендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан үзйөрешле техника һәм җиһаз хуҗаларының сатылган сыйфатсыз техника мәсьәләсе буенча дәгъвасын карауда катнашу эше уздырылды. Карау нәтиҗәләре буенча сыйфатсыз техника белән тәэмин итүнең бер очрагы һәм алга таба төзексез төенне тәэмин итүче предприятие хисабыннан аны алыштыру турында карар кабул ителде. Икенче очракта техника хуҗасының гаебе танылды, чөнки гарантияле техник хезмәт күрсәтү регламенты бозылган иде.
Яңа яки ремонтланган техника хуҗалары, рекламация актларын төзү өчен, сатылган яки ремонтланган техниканың сыйфатсыз булуына бәйле рәвештә, дәүләт техник күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итә ала.
Р.Р.Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.