Агымдагы елның 11нче ноябрендә "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесенең Азнакай филиалында "АІ" категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 25 кеше кертелде. Имтиханның теория өлеше учреждениенең уку сыйныфында узды, биредә курсантлар имтихан билетларына җавап бирде. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең кар чанасында йөртү күнекмәләре тикшерелде. Барлык курсантлар да сынауны намус белән үтәде һәм шушы көннәрдә ачык "АІ" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.