2019 елның 8 нче ноябрендә "Нижнекамскшина" ГАҖ заводында "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирү буенча хосусый мәгариф учреждениесендә укучылар арасында "В", "С" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар уздырылды. Имтиханнар үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртүнең гамәли күнекмәләре буенча 4 этапта үткәрелде.
Имтиханнарга барлыгы 27 кеше кертелде, шуларның 24се сынауны уңышлы тапшырды.
Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

Р.Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.