2019 елның 1нче ноябрендә "Татавтодор" АҖ Саба филиалының "Кукмара" юл ремонт-төзелеш идарәсендә үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләр һәм машинистлар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспектор А.Х. Вәлиев һәм Кукмара районы буенча ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полиция капитаны С.П.Егоров катнашында үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәрес узды, аның барышында гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарыннан куркынычсыз файдалану, иминлекле хәрәкәт итү мәсьәләләре каралды.
.jpg)
Кишер сары төсендәге ялтыравыклы маякларның, тышкы яктырту приборларының һәм яктылыкны чагылдыра торган әйберләрнең төзеклегенә махсус игътибар бирелде. Шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын кышкы чорда эшләүгә әзерләү мәсьәләләре дә каралды. Дәрестә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алды.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.