Әтнә муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую турында

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Начар һава шартлары быел кыр эшләрен башкару вакытына тискәре йогынты ясады. Шуңа да карамастан, инде бүген үк техника әзерләү турында уйларга кирәк. Бөтен республикадагы кебек үк, 1 нче ноябрьдә Әтнә районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую һәм аларга ремонт оештыру эшләрен тикшерде, комиссия эшендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты. Билгеле бер күләмдә комбайннар һәм башка техника рапс һәм кукуруз җыю белән мәшгуль булса да, кыр эшләреннән азат ителгән машиналар саклауга куелган, хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эше оештырылган. Гомумән алганда, комиссия районда эшләрнең агымдагы барышын уңай бәяләде, конкурс йомгаклары буенча призлы урыннарны Ленин исемендәге нәселле авыл хуҗалыгы кооперативы, Ф.Галиев АСХК, "Тукай" ҖЧҖ хуҗалыклары алды.

 Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International