Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында имтиханнар узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультеты студентлары "С" категорияле тракторчы-машинист белгечлеге буенча өстәмә эшче һөнәр үзләштерде. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре буенча инспекторы 1нче ноябрьдә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар кабул итте. Сынауга кертелгән 10 курсантның өчесе сынау һәм практик сынауларыннан торучы имтихан биремнәрен үти алмады. Яңадан тапшыру өчен өстәмә әзерлеккә 7 көн вакыт бирелде.

 

Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International