Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 1нче ноябрь көнне техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурслар узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

1нче ноябрьдә Кайбыч муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. "Агрохим" ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, "Татагрохим" ААҖ генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтүнов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.М.Камалетдинов, механикалаштыру буенча консультант Р.С.Тимургалиев, игенчелек буенча консультант Ю.Г. Осипов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Н.Серебряков катнашындагы комиссия районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча техниканы кышкы саклауга кую торышын, машина-трактор парклары территорияләрендәне тәртипне, АСК оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген тикшерү буенча бәя бирү күрсәткечләренең расланган исемлеге нигезендә техникаларны карап чыкты.    

Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен район буенча уртача 70 баллы система буенча 64 баллга бәяләде.

 Конкурс йомгаклары буенча беренче урын гомуми 68 балл туплаган "Кубня а/ф" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – гомуми 64 балл туплаган "Дубрава" агрофирмасы ҖЧҖ һәм "Золотая Нива" агрофирмасы" ҖЧҖ.

 

 

М.Н.Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

 

2019 елның 1нче ноябрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән конкурс кысаларында "ЦАС Татарский" ФДБУ директоры А.А.Локманов, КДАУ ЮҺБ ФДБОның механизация буенча белгече Г.В.Пикмуллин, Алабуга муниципаль районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.А. Сафин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы катнашындагы комиссия Алабуга муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде һәм беренче урынны "Яш көч а/ф" ҖЧҖ бирде, икенче урында – "АФ Новый Юраш" ЯАҖ һәм өченче урында – "Колос" АСК. Район буенча уртача балл – 62,8.

 

Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

Авыл хуҗалыгы техникасын саклау аны эксплуатацияләүнең иң мөһим шартларыннан берсе булып тора, хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләрен башкару чорында ватылуларны һәм эшләми торуларны булдырмаска мөмкинлек бирә.

Агросәнәгать комплексларындагы техниканы караганда комиссия составына "Татагролизинг" баш инженеры Н.Н.Вәлиев, Нурлат районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы Кудряшов Дмитрий Юрьевич керде.  Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга, бигрәк тә ашлык һәм азык җыю комбайннарын саклауга куюның сыйфатына, паркны төзекләндерүгә һәм ремонт ясау – хезмәт күрсәтү базасының кышкы эшләргә әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Машиналарны ябык биналарда яки әвеслекләр астында сакларга кирәк. Машиналарны түбәндәге эшләрне мәҗбүри башкарганда ачык җиһазландырылган мәйданчыкларда сакларга рөхсәт ителә: ­электр җиһазлары агрегатларын, көпшәле-ролик чылбырларын, привод каешларын, резин состав өлешләрен, полимер материаллар һәм текстиль, кисүче аппаратлар пычагын, инструмент һәм җайланмаларны төшерәләр, консервлыйлар һәм складка тапшыралар. Машинада гидросистемаларның сыгылмалы шлангларын сакларга, тышкы өслеген майдан арындырырга һәм аны яктылык саклау составы яки парафияләнгән кәгазь белән капларга рөхсәт ителә. Шиннар өслеген балавыз яки саклагыч состав каплый, ә шиннардагы басымны нормаль күрсәткечтән 70%ка кадәр киметелә.

Бәяләүне балл системасы буенча үткәрделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары техниканың кышкы саклауга югары әзерлеген билгеләп үтте һәм нәтиҗә ясады: "Сөләйманов" КФХ – 66 балл, "Южная а/ф" ҖЧҖ – 56 балл, "Аграрий" ҖЧҖ – 50 балл.

 

Д.Ю.Кудряшов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International