2019 елның 31нче октябрендә Яшел Үзән муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын саклап калуны һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү һәм аларны 2020 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру максатларында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Яшел Үзән муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы бүлеге башлыгы катнашындагы комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның торышы һәм ремонт барышы белән танышты.
Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны – "ВЗП Заволжья" ҖЧҖ, икенче урынны – "Күгәй" АХҖК, өченче урынны "Тауиле" АХҖК алды.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
31нче октябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р.Хәбипов җитәкчелегендәге комиссия, дәүләт стандартына туры китереп, авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның торышын бәяләде. Машина-трактор паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм башка җайланмаларга көзге-кышкы ремонт үткәрүгә әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде. Конкурс йомгаклары буенча 1 урын – "Кулон Агро" ҖЧҖ, 2 урын – "Масловский" ААҖ, 3 урын "Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ бирелде.
Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

31нче октябрьдә районда "Татагрохим" ААҖ генераль директоры җитәкчелегендә комиссия тарафыннан техниканы озак саклауга кую, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру торышы тикшерелде. Комиссия эшендә шулай ук "Татагрохим" ААҖ вәкилләре И.М. Әфләтүнов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге башлыгы, районның Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Тикшерү нәтиҗәләре: 1 нче урын – "Буртасы" агрофирмасы" ҖЧҖ, 2 нче урын – "Кама" агрофирмасы" ҖЧҖ 2 нче филиалы, 3 нче урын – "Олы Кариле" АҖ.
Х.М.Гайнуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
2019 елның 31нче октябрендә Спас муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча конкурс үткәрелде. Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге вәкиле, баш инженерлар, агрономнар, хуҗалыклар җитәкчеләре керде.
Тикшерү барышында дәүләт стандарт таләпләре нигезендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның торышы бәяләнде. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасына ярашлы рәвештә үткәрелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын А.В.Планин КФХ бирелде.
И.Ф.Батыршин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас районы бүлеге башлыгы.

Хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы техникасын саклау һәм сыйфатлы саклауга кую белән кызыксынуларын арттыру һәм аларны 2020 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру максатларында, агымдагы елның 31нче октябрендә Теләче муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Конкурс таләпләрен үтәү сыйфатын А.В.Матяшин – "КДАУ ЮҺБ ФДБМУ" машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире, А.Х.Корбанов – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече, И.Р. Баев – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО башлыгы, Х.Х.Нәзиров – район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе катнашындагы комиссия районның 8 хуҗалыгында техника урнашкан урыннарга чыгып, таләпләрнең үтәлешен бәяләде.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны "Игенче" ҖЧҖ алды, икенче урында – "Алан" ҖЧҖ, өченче урында – "Агролак" ҖЧҖ.
Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.