30нчы октябрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында бөртекле культураларны һәм шикәр чөгендерен урып-җыю вакытында алдынгыларны, бәйрәм кунакларын район башлыгы Р.Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Ф.М.Хәнифов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Г. Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары И.Й.Әминов, Н.В.Нефедов, "Агросила" АҖ генераль директоры С.Г. Барсукова, Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров котлады. Зәй аграрийлары адресына югары оешкан эшләре, хезмәткә намуслы караулары, игенчелеккә фәнни якын килүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Зәй районы аграрийларын башка муниципалитетларга үрнәк итеп куйды. "Зәй районы – Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, игенчелек культурасы буенча алдынгы муниципалитетларның берсе. Иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга йөз мең сум күләмендә акчалата премия тапшыру бүләкнең кульминациясе булды.
В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.