2019 елның 30нчы октябрендә Мамадыш муниципаль районында АСК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р. Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру секторының әйдәүче белгече В.С.Евстигнеев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.Г. Гаптрәхимов җитәкчелегендәге комиссия Мамадыш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Р.Сафин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү консультанты Р.Р. Якупов катнашында техниканы кышкы саклауга кую торышын, машина-трактор парклары территорияләрен, АСК оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт уздыруга әзер булу-булмавын тикшерде. Машиналарның сакланышы машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтүнең состав өлеше булып тора. Дөрес саклау озак вакыт хезмәт итү вакытын һәм техниканы аз чыгымнар белән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итә, машиналарның эшсез чорда эшкә яраклылыгын саклап калырга мөмкинлек бирә. Машиналарны ябык биналарда яки әвеслекләр астында саклыйлар. Машиналарны консервацияләү һәм герметизация кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри булган ачык мәйданчыкларда сакларга рөхсәт ителә; кайбер төеннәр һәм детальләрне складта саклау өчен салдырып алалар. Урнаштырыр алдыннан машиналарның торышын тикшерәләр һәм чираттагы техник хезмәт күрсәтәләр.
Машинаны юалар, сезонлы техник хезмәт күрсәтелә. Ягулык аппаратурасын консервлыйлар. Купкан урыннарда буяу өслеге торгызыла. Машиналарны терәтмәләр ярдәмендә яссы итеп куялар. Машиналарның корыч көпчәкләре астына терәкләр салына, эленеп куела торган машиналар һәм пневматик шинлы машиналарны аскуймага яки "кәҗә"ләргә куялар. Махсус саклау шартларын таләп итүче агрегатлар, төеннәр һәм детальләр склад бүлмәләренә алып куела. Әвеслекнең, тәгәрмәчләрне юнәлтә торган күтәрмәнең, руль тягаларының шарнирлы ачык тоташтыргычлары чистартыла һәм майлана. Гидроцилиндр штокларының чыгып торган өлешләренә яклагыч сөртмә сөртелә. Шиннарда басым киметелә. Шиннар һәм резин шлангларның өслеген яктылык саклау майлары каплый.
Сыгылмалы шлангларны парафинлы кәгазь белән төрергә рөхсәт ителә. Пружиннарны мөмкин кадәр бушаталар. Ачык мәйданчыклар периметр буенча суүткәргеч канаулары булган коры, җылытылмый торган урыннарда булырга тиеш. Мәйданчыкларның өслеге тигез, су агу өчен зур булмаган, каты асфальт яки бетон өслекле, йөри торган машиналардан һәм саклау өчен кулеган машиналардан басымны күтәрергә сәләтле булырга тиеш.
Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде һәм "Продпрограмма АСК" ҖЧҖ беренче урынны бирде, икенче урында – "Т.И.Павлов КФХ" бүлеге.
Илнур Сафин –Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

2019 елның 30нчы октябрендә Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-техника паркын авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерләү буенча смотр-конкурс узды. "ТАТАГРОХИМ" ААҖ генераль директоры урынбасары И.М.Әфләтүнов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Садриев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы С.А. Балантаев катнашында, "ТАТАГРОХИМ" ААҖ генераль директоры Н.Ф.Гобәйдуллин җитәкчелегендә, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы комиссия район хуҗалыкларында башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Тикшерү барышында машина-трактор паркларының торышы, үзйөрешле һәм тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга куюда стандартларның үтәлеше, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеге, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышы, районның агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә хезмәтне саклауның бүгенге торышы бәяләнде. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде. Иң күп баллны түбәндәгеләр җыйды: "Колос" а/ф ҖЧҖ һәм "Авангард" ҖЧҖ, "Казаков С.М." КФХ.
Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
