2019 елның 31нче октябрендә Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссия, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Т.А.Хәлитов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге башлыгы И.И.Шәйхатдаров катнашында "Эталон-Агро" ҖЧҖ, "Цильна" ҖЧҖ, "П.В.Дементьев исемендәге агрофирма" ҖЧҖ "АК Барс Чүпрәле" ҖЧҖ һәм "А.А.Низамов" КФХ хуҗалыкларында кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын тикшерде. Комиссия 70 балл системасы буенча авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын "Цильна" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – "АК Барс Чүпрәле" ҖЧҖ, өченче урында – "Эталон-Агро" ҖЧҖ. Район буенча уртача балл – 57,6.
Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.