30нчы октябрь көнне Татарстан Республикасы муниципаль районнарында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурслар узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

30нчы октябрьдә авыл хуҗалыгы идарәсе, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге вәкилләре, баш инженерлар, агрономнар һәм конкурста катнаша торган хуҗалыкларның җитәкчеләре катнашындагы комиссия Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга кую сыйфатын бәяләде. Комиссияне "Агросила Групп" җәмгыятенең баш инженеры Фәрит Хәкимов җитәкләде. Тикшерү барышы белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да танышты.

Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның торышы, дәүләт стандарты таләпләре нигезендә машина-трактор паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм башка авыл хуҗалыгы җиһазларына көзге-кышкы ремонт үткәрүгә әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын "Нөркәй" агрофирмасына бирелде. Башка хуҗалыклар да техниканы саклауга кую эшенә җитди якын килгән һәм районның барлык аграрийларының 2020 елгы кыр эшләренә уңышлы әзерләнү мөмкинлеге булачак.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

Авыл хуҗалыгы техникасын саклау аны эксплуатацияләүнең иң мөһим шартларыннан берсе булып тора, хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләрен башкару чорында ватылуларны һәм техника эшләмәү очракларын булдырмаска мөмкинлек бирә. 2019 елның 30нчы октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэминт итү бүлеге башлыгы Р.Н.Булатов, Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең икенче разрядлы өлкән белгече Н.О.Краснов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы бүлеге башлыгы С.А.Попов катнашындагы комиссия машина-трактор парклары территорияләрендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның торышын, аларны тәртипкә китерүнең торышын һәм объектларның техниканы көзге-кышкы ремонтлауга әзерлеген, имин һәм уңайлы эш шартларын тәэмин итүне һәм техниканы ремонтлауны оештыруга хезмәткәрләрне мотивацияләү дәрәҗәсен тикшерде. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп саклауга куюның торышы бәяләнде.

Сергей Попов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

2019 елның 30нчы октябрендә Биектау муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Ә.Мәхмүтов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.З.Кәримов, район идарәсе башлыгы урынбасары И.В.Әхмәтгалиев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Р.А.Гарипов катнашындагы комиссия район хуҗалыкларына техниканы саклауга кую эше буенча бәя бирде.

    Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандарты таләпләре нигезендә саклауга куюның торышы бәяләнде, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның көзге-кышкы ремонт эшләренә әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде.

   Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Красная Заря" ҖАХК алды – 65 балл, икенче урында – "Битаман" ҖЧҖ (64 балл), өченче урында "Татарстан" а/ф ҖЧҖ (63 балл).

    

Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.


 

                              

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә оешмалар арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс игълан ителде. Агымдагы елның 30нчы октябрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК идарәсенең ИТТ бүлеге әйдәүче киңәшчесе Илнур Гарипов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ренат Мостафин һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Илнур Галимов Лениногорск муниципаль районы хуҗалыкларының машина-трактор паркларын карады, техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларны һәм тракторларны ремонтлау эшләре белән танышу максатларында район хуҗалыкларында булды.

Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны – "Ленин" ҖЧҖ, 2 нче урынны – "Сатурн-Урал" ҖЧҖ, 3 нче урынны "Лениногорск агрофирмасы" ҖЧҖ алды.

 

И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International