Күрсәтмә – ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турындагы таләпләрне чагылдыру өчен кулланыла торган боеру документы. Документ мәҗбүри характерда була. Димәк, анда беркетелгән таләпләр үтәлергә тиеш. Күрсәтмә чыгару нинди дә булса санкцияләр куллануны күздә тотмый, ләкин оешма яки гражданин күрсәтмәгә берничек тә җавап бирмәсә, бу Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясында каралган административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп булачак.
Документның төп бурычы – алга таба хокук бозуларны булдырмау һәм затны аларны бетерергә этәрү. Күрсәтмә, субъект (юридик һәм физик зат) эшчәнлегендә гамәлдәге закон нормаларына туры килмәү яки хокук бозу очраклары ачыкланса, чыгарыла.
Гамәлдәге законнарда җитешсезлекләрне бетерү буенча төгәл чор билгеләнмәгән. Контрольлек итүче оешма хәлнең аерым үзенчәлекләрен исәпкә алып, карар чыгара. Кагыйдә бозуның җитдилеге игътибарга алына. Йомгаклау даталары турыдан-туры күрсәтмәдә теркәлә. Әгәр хокук бозучы ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән чорда бетерә алмауга комачаулаган сәбәпләрне раслый алса, әлеге вакыт озайтылырга мөмкин.
Кайчак закон бозу очрагы әллә ни әһәмиятле булмаска мөмкин. Тиз арада хәл ителергә мөмкин. Инспектор оешма өчен өстәмә проблемалар тудыруда мәнфәгатьле түгел. Зур булмаган җитешсезлекләр ачыкланган очракта, тикшерүче аларны бетерүне таләп итә, шул ук вакытта күрсәтмә рәсмиләштерелми. Таләпләр телдән белдерелә. Мондый хәл кисәтү дип атала.
2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан ачыкланган тупас бозулар буенча 14 күрсәтмә чыгарылды, аларның 5се җаваплы затлар тарафыннан вакытында үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә материаллар административ җаваплылыкка тарту өчен судка җибәрелде. Суд тарафыннан җаваплы затлар административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге башлыгы.