29нчы октябрьдә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурслар узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 29нчы октябрендә Балтач муниципаль районы Шеңшеңәр авылындагы "Маяк" ҖЧҖ машина-трактор паркында "Техниканы кышкы саклауга кую һәм аны ремонтлау" темасына семинар-киңәшмә узды. Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасын саклауны һәм ремонтлауны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Семинарда хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм әйдәүче белгечләр катнашты. Районда кыр эшләренең төп төрләре төгәлләнгән, әмма тынычланырга иртәрәк әле. Чөнки кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкы саклауга кую бүгенге көндә төп бурыч булып тора. Семинар барышында катнашучылар озак саклана торган техниканы карап кына калмады, авыл хуҗалыгы машиналарының төеннәрен һәм агрегатларын ремонтлау процессы белән дә танышты. Киңәшмәдә районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р. Габдрахманов техниканы ел саен техник карауга әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Техниканы техник карауга әзерләү һәм агросәнәгать комплексында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү чаралары буенча механизаторларга куела торган таләпләр турында аңлатылды.

 

М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

2019 елның 29нчы октябрендә Саба муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-техника паркын, авыл хуҗалыгы машиналарын 2020 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча конкурс узды. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының машиналарны һәм җиһазларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире, доцент А.В. Матяшин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының өлкән белгече А.Х. Корбанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО җитәкчесе Р.В.Харисов, игенчелек буенча консультант Р.Ф.Нигъмәтҗанов,  Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Рөстәм Раиф улы Харисов һәм "Россельхозцентр" ФДУ филиалының МРО башлыгы С.К.Васил катнашындагы комиссия район хуҗалыкларында йөреп чыкты.

Комиссия әгъзалары 8 хуҗалыкта булдылар, 70 баллы система буенча машина-трактор парклары территорияләрендә кышкы саклауга куелу торышын, шулай ук агросәнәгать комплексы оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт үткәрүгә әзерлеген бәяләделәр. Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны "Игенче" ҖЧҖ алды – 69 балл; 2 нче урында – "Туган як" ҖЧҖ – 67 балл; 3 нче урында – "Курсабаш" ҖЧҖ – 66 балл. Район буенча уртача балл – 65,5. Комиссия район хуҗалыкларында машина-техника паркының торышын югары бәяләде.

 

Р.Р. Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

2019 елның 29нчы октябрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов җитәкчелегендә, комиссия әгъзалары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әйдәүче киңәшчесе И.Р.Сафин, Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е.Богомолов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге башлыгы Р.В.Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО башлыгы И.Х.Фәсхетдинов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты А.Н.Пузиков катнашындагы комиссия Яңа Чишмә районындагы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бөртек җыючы комбайннарны, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларын саклауга кую торышын, машина-трактор паркларын һәм төзәтү урыннарын карап тикшерде. Тикшерү барышында техниканы саклауга куюның сыйфатына аерым игътибар бирелде, чөнки 2020 елгы кыр эшләрен үз вакытында һәм уңышлы башкару шуңа бәйле бит. Киңәшләр бирелде һәм тикшерү барышында ачыкланган искәрмәләрне бетерү сроклары билгеләнде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Агро-Основа" ҖЧҖ – 66, "Игенче" ҖЧҖ – 64, "Закрома" ҖЧҖ 63 балл җыйды.

 

Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International