2019нчы елның 30нчы октябрендә Апас муниципаль районында агросәнәгать оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Апас районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.И.Заһидуллин, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Ф. Солтанбәков һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, инженерлар катнашындагы комиссия районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Белгечләр кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын тикшерде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 балл системасы буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын "Свияга" АХП" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – "АгроАктив" АХП ҖЧҖ, өченчедә – "Свияга" АХП" ҖЧҖнең Аткозино бүлекчәсе. Район буенча уртача балл – 57,9.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.