2019нчы елның 29нчы октябрендә "Перспектива-Казан укыту-кадрлар үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү автоном оешмасы базасында "В", "С" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгын алуга 22 кеше кертелде. Шулар арасыннан сынауның теория өлешен 19 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде. Имтиханны бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге башлыгы.