Зәй муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны тикшерү

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019нчы елның 28нче октябрендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2019нчы елның 21нче октябрендәге 215/2-пр номерлы боерыгы нигезендә, авыл хуҗалыгы техникасын саклауны һәм сыйфатлы саклау өчен әзерләүне тәэмин итү, 2020нче елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру максатларында, агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. "Агросил Сервис" ЯАҖ ККР бүлеге башлыгы Ф.С.Хәкимов, Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре баш дәүләт инспекторы В.Г.Гончаров катнашындагы комиссия авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның торышы һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ремонт барышы белән танышты. Нәтиҗәдә I урынны – "Зәй шикәре" А/Ф ҖЧҖ, II урынны – "Зәй" А/Ф, "Нива" ҖЧҖ, III урынны "Восток" А/Ф ҖЧҖ алды .

 

В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International