Актаныш муниципаль районы буенча смотр нәтиҗәләре

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Ел саен урып-җыю һәм көзге кыр эшләре төгәлләнгәннән соң авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт процессын оештыру буенча машина-трактор паркларында эшләрне иң яхшы оештыруга республика смотр-конкурсы үткәрелә. Соңгы елларда техник потенциалны яңарту дәрәҗәсе сизелерлек кимеде һәм шуңа күрә аларга карата сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләре беренчел әһәмияткә ия. Хуҗалыкларда ел дәвамында тиешле тәртип саклауга зур игътибар бирелә.

 29нчы октябрьдә КДАХУ ректоры һәм проректоры А.Р.Вәлиев һәм Н.Н.Хәмидуллин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы И.М.Хәкимов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Н.А.Сәлимгәрәев катнашындагы комиссия Актаныш муниципаль районы буенча смотр-конкурс үткәрде. "Тамыр" ҖЧҖ, "Чишмә" ҖЧҖ, "Ташкын" ҖЧҖ, "Башак" ҖЧҖ, "Нигез" ҖЧҖ, Нур Баян исемендәге ҖЧҖ яхшы күрсәткечләрне күрсәтте. Күп хуҗалыкларда чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын ремонтлау-торгызу эшләре төгәлләнгән инде. Биш хуҗалыкта ашлык һәм азык җыю машиналарына ремонт башланган.

 

Илдус Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International