Әгерҗе муниципаль районының "Иминлек" ҖЧҖдә имтиханнар узды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019нчы елның 28нче октябрендә Әгерҗе муниципаль районының "Иминлек" ҖЧҖендә "А1" категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына һәм "В" һәм "С" категориясендәге тракторчы-машинист таныклыкларын алу өчен 17 кеше имтиханга кертелде, шуларның икесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыра алмады һәм имтиханның практик өлешенә кертелмәде. 21 кеше сынау тапшыру теләген белдергән иде, "В" һәм "С" категорияләре буенча бер кеше, 17 яшенә җитмәгән булуы сәбәпле, сынауга кертелмәде, биш кеше имтиханның теоретик өлешен һәм икесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыра алмады. Кабат имтихан 2019нчы елның 5нче ноябренә билгеләнде. Сынауларны уңышлы тапшырганнар якын арада таныклыклар алачак.

 

Камил Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International