Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләүгә аерым игътибар бирелә

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Буа районында авыл хуҗалыгы эшләре төгәлләнеп килә диярлек. Районның авыл хезмәтчәннәре алдында мөһим мәсьәлә тора, бу – авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләү. Якын арада эшкә җәлеп ителмәгән барлык авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга кадәр барлык чаралар комплексын узарга тиеш. Әлеге процесс бу эшне регламентлый торган ГОСТ 7751-2009 документында җентекләп бәян ителгән. Саклауга әзерлек белән бер үк вакытта җитешсезлекләрне ачыклау һәм җитешсезлекләрнең исемлекләрен төзү буенча төеннәргә һәм агрегатларга диагностика үткәрелә. Бу авыл хуҗалыгы техникасын 2020 елгы кыр эшләренә минималь акча чыгымнары белән оптималь срокларда әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу юнәлештәге эшләрнең барышын объектив чагылдыру өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләнгәннең сыйфаты тикшерелә. Шулай итеп, 29нчы октябрьдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссия Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Р.Габитов һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов катнашында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую эшен тикшерде. Комиссия тарафыннан районның биш хуҗалыгында машина-трактор парклары тикшерелде. "Авангард" ҖЧҖ лидер дип танылды, ул иң күп балл җыйды – мөмкин булган 70 балл арасыннан 63не туплады. Шулай ук икенче һәм өченче урыннарны алган "Коммуна" ҖЧҖ һәм "Дружба" ҖЧҖ дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Тулаем алганда, Буа районында авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга әзерлегенә уртача мөмкин булган 70 баллдан 55,6 балл тәшкил итте. Тикшерү барышында комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчелегенә һәм белгечләренә консультатив ярдәм күрсәтте, ул аларда булган ресурсларны һәм мөмкинлекләрне дөрес файдалануга юнәлдерелде.  

 

Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International