Чүпрәле муниципаль районының "Цеолиты Поволжья" ААҖдә техник карау уздырылды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

28нче октябрьдә Чүпрәле муниципаль районының "Цеолиты Поволжья" ААҖендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 4 берәмлек техника тәкъдим ителде. Үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән комплектлау тикшерелде, механизаторлар тиешле категориядәге рөхсәт таныклыкларына һәм махсус техника белән эшләү квалификацияләренә ия. Әлеге машиналар махсус шартларда, ягъни цеолит чыгару карьерасында кулланыла. Техник карау йомгаклары буенча җаваплы вазыйфаи затлар һәм механизаторлар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча анализ һәм өстәмә инструктаж үткәрелде. 3 берәмлек техника техник карауны уңышлы узды, 1се буенча техник карау акты рәсмиләштерелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

 

Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International