Мөслим муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.Р. Зарафетдинов тарафыннан, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын кышкы саклауга кую буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тикшереп тору уздырыла. Дөрес саклауны тәэмин итү машина-трактор паркының озын гомерле булуын һәм югары техник әзерлеген арттыручы факторларның берсе булып тора.
28 нче октябрьдә шундый тикшерүләр "Родные края-Туган як" ҖЧҖ, "Август-Мөслим" ҖЧҖ, Исламов КФХ, Әюпов КФХ, Авзалов КФХларында узды.
Рамил Зарафетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.