Нурлат: "ТКХ ИК" МУП техникасы кышка әзер

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

2019 елның 25 нче октябрендә "ТКХ ИК" МУП предприятиесендә техниканы кабул итү булды. Комиссия рәисе – Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Мәннапов, Нурлат шәһәр советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров, Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин, Нурлат шәһәре буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Дмитрий Кудряшов һәм кабул итү комиссиясенең башка әгъзалары катнашындагы комиссия техниканың кышкы чорда эшләргә әзерлеге, инерт материаллары, предприятиедә запас частьләр булуы белән танышты.

"ТКХ ИК" МУП директоры вазыйфаларын башкаручы Зөфәр Миңнеголов сүзләренә караганда, кышкы чорга 12 берәмлек техника әзерләнгән, инерт материалларының күләме дә җитәрлек, аерым алганда, ком-тоз кушылмасын запас белән әзерләгәннәр, бу вакытта барлыкка килергә мөмкин булган башка мөһим нюанслар да исәпкә алынган. Комиссия рәисе Линар Мәннапов шулай ук машина йөртүчеләр белән аралашты һәм аларның кышкы чорда сынатмаячагына ышаныч белдерде. Коммуналь хезмәткәрләр, үз чиратында, кышын шәһәрлеләргә – юлларда, ә җәяүлеләргә тротуарларда йөрү уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә әзер булуларын билгеләп үттеләр.

 

Д.Ю.Кудряшов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International