Сарман муниципаль районында уңыш бәйрәме

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

27нче октябрьдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Сарман муниципаль районы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада булды. Чара яңа уңыш продукциясе композициясен күрсәтү белән башланып китте. Эш алдынгыларына сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады. Тантаналы шартларда районның агросәнәгать тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында – механизаторлар, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, агрономнар, терлекчеләр һәм башкалар. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов авыл хезмәтчәннәренә эшкә бирелгәнлекләре һәм җиргә карата ихлас мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International