Кайбыч муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую бара

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую эше дәвам итә. Шул уңайдан, 2019 елның 24 нче октябрендә Кайбыч муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы М.Н.Серебряков, районның авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасының торышын тикшерделәр.

       Төп таләпләр булып түбәндәгеләр торды: эштән бушаган барлык техника саклау урынына китерелергә, пычрактан һәм урак калдыкларыннан чистартылырга, коррозиягә каршы сакланырга тиеш.

       Авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм дөрес итеп саклауга кую аны эксплуатацияләүнең иң мөһим шартларыннан берсе булып тора, хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләрен башкару чорында ватылу һәм техника эшләмәү кебек күренешләрне булдырмаска мөмкинлек бирә.

       Карау йомгаклары буенча хуҗалыкларның баш инженерларына кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы техникасын урнаштыруны төгәлләү һәм техникага хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен оештыру бурычлары куелды

     

      

М.Н.Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International