Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы хуҗалыкларына техниканы саклауга кую буенча консультатив ярдәм күрсәтелде

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 24нче октябрендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын саклауга кую буенча консультатив ярдәм күрсәтү максатларында "АК Барс Чүпрәле" ҖЧҖ, "П.В.Дементьев исемендәге агрофирма" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы формированиеләрен тикшерү оештырылды. Бүгенге көндә техника, нигездә, саклауга куелган, чистарту, консервацияләү үткәрелгән, аскуймаларга урнаштырылган. Шулай ук үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен контрольдә тоту буенча да эш башкарылган.

 

Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International