2019 елның 23 нче октябрендә "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесенең Азнакай филиалы автомәктәбе базасында "АІ" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтихан тапшыруга 26 кеше кертелде, аларның барысы да теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, анысын шулай ук барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Курсантларның барысы да шушы көннәрдә "А1" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.