2019 елның 24 нчеоктябрендә "Райдер" ҖЧҖ автомәктәпләре базасында "А1" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу буенча сынауга 23 кеше кертелде, алар арасыннан теория өлешен уңышлы тапшырган 21 кеше имтиханның практик өлешенә кертелде, анысын 20 курсант уңышлы тапшырды. Бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге башлыгы.