"Татнефть" кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы моточара йөртүчеләрне укытып чыгарды

2019 елның 25 октябре, җомга

Агымдагы елның 24 нче октябрендә кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылардан имтихан алды. Имтиханнарның теория өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларына җавап бирде. Гамәли өлештә сынау тапшыручыларның кардан-саздан йөрүче чарада йөрү күнекмәләре тикшерелде.

Имтихан тапшыру өчен тәкъдим ителгән 8 курсанттан 7се сынауны уңышлы тапшырды, алар материалларны дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.

 

 

И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International