Чирмешән муниципаль районында техниканы саклауга әзерләү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 25 октябре, җомга

2019 елның 24 октябрендә "Чирмешәнагро" ҖЧҖ базасында "Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм терлекчелек объектларын 2019-2020 елның кышкы чорында эшләүгә әзерләү" темасына семинар узды.

Семинар-киңәшмәдә 2019 елның 9 аенда районның агросәнәгать комплексы эшенә башлангыч йомгаклар ясалды һәм, ГОСТ таләпләренә туры китереп, авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую эше белән таныштырылды, көзге-кышкы чорда ремонтны оештыру, авыл хуҗалыгы производствосына заманча ресурсларны саклый торган технологияләр һәм техника кертү турында сүз барды. Район башлыгы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча инженер-инспекторы һәм районның баш инженеры докладлар белән чыгыш ясады.

 

Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International