Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Чистай районының "Чистай" мәдәни үзәгендә кыр эшләре тәмамлануга багышланган бәйрәм чарасында булды.
Тантаналар залында кул көче белән басу игүчеләр, терлекчелек һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләр җыелган иде. Аларга сәламләү сүзе белән Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте. Иң яхшы авыл хезмәтчәннәре: Чистай районы механизаторлары, сыер савучылар, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең башка хезмәткәрләре Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов та бәйрәмгә җыелучыларга җылы сүзләр әйтте.