Лаеш муниципаль районы хуҗалыклары буенча эш сәфәре

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эш визиты белән Лаеш муниципаль районында булды.

Сәфәр барышында Радик Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов белән бергә, "Атабай" ҖЧҖ, "Волжская" ҖЧҖ, "Нармонка" ҖЧҖ хуҗалыкларында туңга сөрү эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты һәм эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңлады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International