Әлки муниципаль районы территориясендә профилактик чаралар үткәрелә

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Әлки муниципаль районында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.3 ст. бозып кулланыла торган – ут приборлары тиешенчә эшләмәгән техниканы ачыклау буенча профилактик чаралар үткәрелә. Һава шартларына һәм көннең якты вакыты азаюга бәйле рәвештә, әлеге җитешсезлекләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга һәм техниканың башка транспорт чаралары белән бәрелешүенә сәбәп булып тора. Әлеге чараларны үткәрү барышында 24 берәмлек техника тикшерелде, күп кенә механизаторлар ачыкланган җитешсезлекләрне урында бетерде. Механизаторга бер беркетмә төзелде, җитәкчегә бер күрсәтмә бирелде. Шулай ук теркәү документлары, тиешле категориядәге рөхсәт таныклыклары, техник карау узу турындагы таныклыкларга һәм тавыш сигналына игътибар бирелә. Оешма җитәкчеләре һәм инженерлары белән техниканы тикшереп, рейска чыгар алдыннан җентекләп тикшерү турында әңгәмәләр үткәрелә.                

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International