Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнашты

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 15 апрелендәге 817-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, республикада традицион рәвештә "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе уза, анда, башка оешмалар белән беррәттән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре дә актив катнашты. Урманнарны каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту буенча акция "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ Столбище кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясендә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International