2019 елның 15-16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге тарафыннан "Нурлат сөте" ҖЧҖдә күчмә планлы тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында 14 хокук бозу очрагы ачыкланды – хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү акты төзелде һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча, аларны бетерү срокларын күрсәтеп, баш инженерга күрсәтмә бирелде.
Д.Ю.Кудряшов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.