Алексеевск муниципаль районында яшь комбайнчылар конкурсы узды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның октябрендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлеге башлыгы Фәнис Бакиров ел саен үткәрелә торган "Хезмәт кешесенә дан" яшь комбайнчылар конкурсында жюри әгъзасы буларак катнашты. Республиканың төрле районнарыннан 15 иң яхшы экипаж осталык һәм һөнәри осталыкта ярышу өчен Алексеевск муниципаль районына җыелды. Алексеевск аграр көллияте базасында яшь белгечләр агросәнәгать хуҗалыгы өлкәсендә теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәтте. Иң яхшы яшь комбайнчы – Алексеевск муниципаль районыннан Петр Зайцев, конкурста икенче урынны – Арча муниципаль районыннан Илшат Нәфыйков, өченче урынны Зәй муниципаль районыннан Рөстәм Мөхәммәтдинов алды.

 

 

Фәнис Бакиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International