Актаныш муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую эшләре оештырылган

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Кыр эшләре төгәлләнгәннән соң авыл хезмәтчәннәре өчен авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләү өчен озак вакытлы саклауга кую белән бәйле иң мөһим этапларының берсе башлана, бу вакытта тулысынча җитешсезлекләр ачыклана һәм кышкы чорда саклау өчен техникага тулы сыйфатлы хезмәт күрсәтелә. Актаныш муниципаль районының күпчелек хуҗалыклары бу юнәлештә планлы эш башлап җибәргән. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан консультатив ярдәм күрсәтү максатларында, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыклар карап чыгылды. Нигездә, традиция буенча, техниканы озак вакытка саклауга кую эшләре үз вакытында һәм сыйфатлы башкарылган. Күп кенә участокларда ремонт төркемнәре оештырылган һәм ремонт-торгызу эшләре алып барыла.

   

И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International