Нурлат муниципаль районының "Татбурнефть" ИК" ҖЧҖдә техник карау уздырылды

2019 елның 11 октябре, җомга

2019 елның 10 нчы октябрендә "Татбурнефть" ИК" ҖЧҖдә, расланган график нигезендә, Нурлат ПБР әйдәп баручы инженеры Гатин Р.З. белән берлектә трактор арбаларының шассиларындагы вагон-йортларга техник карау уздырылды. Карап чыгуга 69 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 63е тикшерүне уңышлы узды. Тикшерү барышында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы яктырту приборлары, саклагыч трослар, тәгәрәп китүдзн саклый торган терәкләр булу-булмавы тикшерелде, һ.б. игътибар үзәгендә булды. РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карарының 22 п. буенча, тышкы яктырту җиһазларының төзексезлеге өчен, 32, 34 п. буенча тәгәрмәчләрнең төзексезлеге өчен 6 акт төзелде. Инженерга бозуларны бетерү буенча, конкрет срокларны күрсәтеп, күрсәтмә бирелде.

 

 Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.                                            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International