Яшел Үзән механика көллиятендә өстәмә имтихан тапшырылды

2019 елның 11 октябре, җомга

Агымдагы елның 10 нчы октябрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист таныклыклары бирү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, "Яшел Үзән механика көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында беренче имтихан узып, җиде көн узганнан соң тапшырыла торган өстәмә имтиханнар узды. Имтихан бирергә тиешле сигез студентның сынауга нибары дүртесе генә килде һәм кертелде. Сынауның теория һәм практика өлешен икенче тапкырдан өч студент тапшырды, алар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Өстәмә имтиханның чираттагысы 7 көннән соң булачак.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International