Россиянең "Алтын көз" агросәнәгать күргәзмәсе ел саен Мәскәүдә ВДНХ территориясендә үткәрелә. Быел илнең төп авыл хуҗалыгы форумы үз эшен традицияләрне үзгәртмичә башлап җибәрде. Күргәзмәдә Россиядә иң зур авыл хуҗалыгы казанышлары смотры, шул исәптән "Россия Дәүләт техник күзәтчелеге" күмәк экспозициясе уза.
Чарада катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән делегацияләр килгән. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан делегациясе составында катнаша.
Эш программасы кысаларында тармак экспертлары, җитештерүчеләр һәм хакимият органнары вәкилләре өчен чаралар; түгәрәк өстәлләр узачак, алар барышында катнашучылар илнең агросәнәгать комплексы үсешенең иң актуаль мәсьәләләре һәм перспектив юнәлешләре турында фикер алыша алачак.