Теләче муниципаль районында профилактик чаралар уза

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Техникадан файдалану процессында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең травматизмын һәм мөлкәткә зыян китерүне булдырмау максатыннан, әледән-әле Теләче муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча максатчан чаралар үткәрелә, шул ук вакытта үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланучы затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәлү документлары һәм техникага техник карау уздыру турында таныклыклар һәм башкалар тикшерелә. Агымдагы елның 7 нче октябрендә шундый чаралар Шәтке һәм Баландыш авыл җирлекләре территорияләрендә үткәрелде. Рейд барышында 6 административ хокук бозу очрагы ачыкланды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

 

Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International