Сарман муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую турында

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Агросәнәгать комплексы хуҗалыклары механизаторлары һәм инженер-техник составы алдында бик мөһим бурыч – техниканы кышкы саклауга кую чоры җитте.

Техниканы кышкы саклауга куюның төп максаты – 2020 елгы кыр эшләренә техниканың сакланышын тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм дөрес итеп саклауга кую аны эксплуатацияләүнең иң мөһим шартларыннан берсе булып тора, хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләрен башкару чорында ватылу һәм техника эшләмәү кебек күренешләрне булдырмаска мөмкинлек бирә. Машиналарны озак вакытлы саклауга куйганчы, машинаның эшкә сәләтлелеген торгызу өчен ремонт эшләренең кирәк булу-булмавын ачыклау һәм әлеге эшләрнең күләмен билгеләү максаты белән, аларның техник торышы тикшерелә.

Чаралар комплексын тормышка ашыру зарури, болар – машиналарны чистарту һәм юу, аларны аскуймага өстенә махсус билгеләнгән урыннарга урнаштыру, машиналардан махсус складларда сакланырга тиешле состав өлешләрен салдырып алу, шул ук вакытта тишек-тошыклар ямала, ярыклар дым һәм тузан кермәслек итеп томалана, консистент сөртмә һәм май сөртү юлы белән төеннәр һәм механик детальләр консервацияләнә. Саклауга куелуның барлык этапларында җитешсезлекләр диагностикаланырга һәм җитешсезлекләр исемлеге төзелергә тиеш – бу авыл хуҗалыгы техникасын 2020 елгы кыр эшләренә минималь финанс чыгымнары белән оптималь срокларда әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.  Машиналарны саклауның тәртибе һәм техник шартлары ГОСТ 7751-2009 "Авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника. Саклау кагыйдәләре" таләпләрендә билгеләнгән.

4 нче һәм 7 нче октябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге, "Агросила" АҖ вәкилләре һәм хуҗалыклар белгечләре составындагы комиссия Сарман муниципаль районы хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга кую сыйфатын карады. Комиссия тарафыннан авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның торышы, дәүләт стандарты таләпләре нигезендә, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм башка авыл хуҗалыгы җиһазларына көзге-кышкы ремонт үткәрүгә әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Карау йомгаклары буенча хуҗалыкларның баш инженерларына кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы техникасын урнаштыру эшен төгәлләү бурычы куелды.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International