2019 елның 4 нче октябрендә ел саен уздырыла торган техник карау графигы буенча "КАСТАМОНУ ИНТЕГРЕЙТЕД ВУД ИНДАСТРИ" ҖЧҖ үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 34 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелде. "КАСТАМОНУ ИНТЕГРЕЙТЕД ВУД ИНДАСТРИ" ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге, техника куркынычсызлыгы, хәмер кулланган килеш үзйөрешле машина йөртергә ярамаганлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 32 таныклык бирелде һәм 2 техник карау акты төзелде, бозуларны бетерү буенча күрсәтмә чыгарылды.
Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.