Арча муниципаль районының "Ашытбаш АСК" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм көзге-кышкы чорда ремонтлауны оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

2019 елның 4 нче октябрендә Арча районының "Ашытбаш АСК" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм көзге-кышкы чорда ремонтлауны оештыру мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары катнашында, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җитәкчелегендә семинар-киңәшмә узды.

Семинарның теория өлешендә Ренат Гатиятов терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю эшләренә йомгак ясады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм көзге-кышкы чорда ремонтлауны оештыру буенча ГОСТ куйган таләпләр турында чыгыш ясады. Арча районы Башкарма комитетының хезмәтне саклау белгече Муллахмәт Әскәров көзге-кышкы чорда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга һәм ремонтлауга кую чорында хезмәтне саклауга кагылышлы таләпләр белән таныштырды.  Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны үзйөрешле техниканы теркәү һәм техник карау таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм алардан файдалану өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. 2019 елда Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде.

2019 елда районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында техник карап чыгу уздыру турында йомгак ясалды.

Семинарның практик өлешендә техниканы саклауга кую һәм ремонтлауны оештыру эше белән таныштылар.

 

Бүлек башлыгы – Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Г.Г. Касыймов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International