10 нчы октябрьдә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков 10 октябрьдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Алабуга ш., Т.Гыйззәт ур., 29, 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-77-85; (85557)3-86-78.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International