5 нче октябрьдә идарә аппараты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан урман ресурсларын саклау, торгызу һәм арттыру буенча оештырылган "Урман атнасы-2019" акциясендә катнашты. Акциядә Идарә хезмәткәрләре өчен катнашу матур традициягә әйләнде, белгечләр Биектау муниципаль районы территориясендә, Сосновка бистәсе янында ылыслы агач үсентеләре утыртты. Акциянең максаты – республиканың урман ресурсларын арттыру, экологик хәлне яхшырту, шулай ук гражданнарда Россия урманнарына сак караш тәрбияләү һәм җәмгыятьнең игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү.