Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә 9 айлык эшкә йомгак ясалды

2019 елның 4 октябре, җомга

Чираттагы квартал тәмамланды, димәк, нәтиҗә ясар вакыт җитте. Агымдагы атнада Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә эш киңәшмәсе узды, анда 9 айга йомгак ясалды һәм 4 нче кварталга бурычлар куелды. 

Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков, ведомствоның төп максаты – контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру, дип ассызыклады. Әйтик, бүгенге көндә планлаштырылган 6 тикшерүнең 2се Зәй һәм Саба муниципаль районнарында үткәрелгән, 4се ел ахырына кадәр үткәреләчәк.

Киңәшмәдә планлы тикшерүләр үткәрүнең еллык җыелма планын формалаштырганда, шул исәптән "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законның 9 статьясы таләпләрен гамәлгә ашырганда, барлыкка килә торган хокук куллану практикасына кагылышлы проблемалар тикшерелде.

Мөнир Халиков хәбәр иткәнчә, агымдагы елның тугыз аенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшчәнлегенең барлык күрсәткечләре буенча уңай динамика күзәтелә. Уңай яктан эш күрсәткечләре яхшы булган районнар билгеләп үтелде. Уңай моментларны билгеләп үтеп, докладчы кайбер җитешсезлекләргә дә тукталды, эшне яхшыртырга кирәк булган районнарга күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International